Логотип «Мәйдан» журналы

Зәйдә авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерә торган яңа цех ачылды

Иске Зәй бистәсендә авыл хуҗалыгы техникаларын төзекләндерү максатында төзелгән зур, заманча цех ачылды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. Фото: zainsk-rt.ruОбъектны ачу тантанасында район башлыгы Раз...

Иске Зәй бистәсендә авыл хуҗалыгы техникаларын төзекләндерү максатында төзелгән зур, заманча цех ачылды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.





7267 Фото: zainsk-rt.ru

Объектны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, инвесторыбыз Илшат Фәрдиев, “Агросила” холдингы генераль директоры урынбасары Фәнис Газетдинов катнашты.

"Агрокөч"  холдингының бишенче үзәк цехы Иске Зәй бистәсенең элекке Сельхозтехника базасында (комбайн ремонтлау депосы)  җәен төзелә башлап, бүген файдалануга тапшырылды.

Цех 1620 квадрат метр мәйдан били,  ул өр-яңадан эшләнде, түбәсе ябылды, эче җылытылды, яктырткычлар белән тәэм инителеп, заманча объектка әйләнде. Анда эш өчен кирәкле җиһазлар, станоклар урнаштырылды.

Цехны Илдус Мөхәммәтшин җитәкли. Биредә  "Ропа" маркалы чөгендер җыю һәм төяү,  "Фенд" тракторлары ремонтлана. Моңа кадәр алар холдинг остаханәсенә алып барылып ремонтлана иде.  Шул рәвешле, яңа цех юл чыгымнарын киметә, вакытны янга калдыра.

Әлеге цехта барлыгы   35  белгеч  һәм эшче хезмәт куячак, моның белән без күпмедер дәрәҗәдә халык мәшгульлеген дә хәл итәбез, диде үз чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов. Әлеге объектны төзүгә үз өлешен керткән җитәкчеләр һәм төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде.



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/28/177902/

Комментарийлар