Логотип «Мәйдан» журналы

"Заман" яшьләр үзәгенә яңа директор билгеләнде

Бүгеннән «Заман» яшьләр үзәген Анна Кузнецова җитәкли. Бүген аны коллективка Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рәсим Хафизов тәкъдим итте. Ул Анна Олеговнага...

Бүгеннән «Заман» яшьләр үзәген Анна Кузнецова җитәкли. Бүген аны коллективка Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рәсим Хафизов тәкъдим итте. Ул Анна Олеговнага яңа урында уңышлар теләде, яшьләр белән эшләү аның өчен яңалык түгел, дип билгеләп үтте.
Моңа кадәр ул «Нур» яшьләр үзәге директоры урынбасары булып эшләде (2007 елдан). Югары һөнәри белемгә ия, "В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын" тәмамлаган.

Студент елларында "Инициатива" яшьләр газетасының баш мөхәррире, шәһәр студентлар советы рәисе урынбасары була. Аның яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе зур, шәһәр һәм ведомство бүләкләре бар.
"Заман" яшьләр үзәге 1997 елның 26 сентябреннән эшләп килә. Бу - Яр Чаллы шәһәре предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә яшьләр оешмаларының эшен координацияләүче эшче яшьләр үзәге. Моннан тыш, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрнең клуб һәм берләшмәләрдә мәшгульлеген тәэмин итү буенча эш алып бара.

http://nabchelny.ru/


 

Комментарийлар