Логотип «Мәйдан» журналы

ЗАГС Идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады."Сезне гаҗәеп бәйрәм - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне б...

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.
shavaleeva-2609
"Сезне гаҗәеп бәйрәм - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм. Бу бәйрәм 2008 елда гына пәйда булса да, ул безгә үткән гасырлардан килде һәм популярлык казанып та өлгерде. Ул эчкерсез мәхәббәт һәм тугрылык символлары саналган изгеләр - Петр һәм Феврония Муромскийлар хөрмәтенә кертелде. Бу бәйрәмне илнең барлык традицион конфессияләре дә хуплады.
Күпчелек өчен гаилә һәм мәхәббәтнең төп байлык булуын раслап, бәйрәмнең популярлыгы елдан-ел арта бара. Гаилә төрле буыннарны бәйләүче, ул рухи, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклый.  Нык, сәламәт гаилә - көчле илнең нигезе ул. Нәкъ менә шуңа гаилә һәм социаль демография проблемалары дәүләт хакимиятенең даими игътибары астында.
Үз балаларын гына түгел, ә тәрбиягә алган балаларын да лаеклы итеп тәрбияләүче ата-аналарга, күп балалы гаиләләргә, бергә озак гомер кичергән парларга, яңа өйләнешүчеләргә һәм әле гаилә корырга җыенган яшьләргә бәхет телим.
Гаиләләрегездә һәрчак мәхәббәт һәм аңлашу яшәсен, киләсе көнгә ышаныч булсын, бөтен уй-хыялларыгыз чынга ашсын. Сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, олы гаилә бәхете сезгә", - ди ул котлавында.

Комментарийлар