Логотип «Мәйдан» журналы

Южно-Сахалинск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куярга җыеналар

Южно-Сахалинск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куярга җыеналар. Бу турыда Татарстан Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итте. "27 апрельдә Сахалин өлкәсе хөкүмәтендә Южно-Сахалинск шәһәрен...

Южно-Сахалинск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куярга җыеналар. Бу турыда Татарстан Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
 
"27 апрельдә Сахалин өлкәсе хөкүмәтендә Южно-Сахалинск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен урнаштыру мәсьәләсе буенча экспертлар утырышы узды. Утырышта доклад белән Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Төбәкне өйрәнү һәм иҗтимагый-мәдәни тикшеренүләр үзәге мөдире Л.М. Айнутдинова чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында аерым игътибарны Татарстан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында хезмәттәшлек итүне көчәйтүгә бирде", диелгән әлеге хәбәрдә.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар