Логотип «Мәйдан» журналы

ЮХИДИ юл хәрәкәтендәге кайбер кагыйдәләрне бозган өчен җәзаны катгыйландырырга ниятли

Дәүләт Думасында юл хәрәкәтендәге кайбер кагыйдәләрне бозган өчен җәзаны катгыйландыру турындагы закон проектларын карыйлар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Ал...

Дәүләт Думасында юл хәрәкәтендәге кайбер кагыйдәләрне бозган өчен җәзаны катгыйландыру турындагы закон проектларын карыйлар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Александр Быковка сылтама белән хәбәр итә.
ЮХИДИ юл хәрәкәтендәге кайбер кагыйдәләрне бозган өчен җәзаны катгыйландырырга ниятли
Аның сүзләренчә, биредә «юл хәрәкәте өлкәсендәге аеруча куркыныч кагыйдә бозу очраклары» хакында сүз бара. Аларга машина белән исерек хәлдә идарә итү, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утыру, светофорның кызыл утына чыгу, ашыгыч хезмәтләргә юл бирмәү һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китүгә бәйле очраклар керә.
Фото: Александр Эшкинин

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/08/184121/

Комментарийлар