Логотип «Мәйдан» журналы

Ютазыда аучы ир-ат 15 яшьлек кызга аткан

Гадәттән тыш хәл 22 август көнне кичен булган.59 яшьлек аучының кыз баланы яралау факты уңаеннан тикшерү алды эше кузгатылган.Беренче мәгълүматларга караганда, кыз Урал авылыннан ерак түгел урындагы т...

Гадәттән тыш хәл 22 август көнне кичен булган.
75449258719624111
59 яшьлек аучының кыз баланы яралау факты уңаеннан тикшерү алды эше кузгатылган.
Беренче мәгълүматларга караганда, кыз Урал авылыннан ерак түгел урындагы тауда ятып торган. Биредә элемтә яхшы булганлыктан, ул Интернет челтәреннән файдаланган. Ә шул вакытта 200 метр чамасы ераклыкта булган, ауга дип Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән килгән, "Вепрь" карабины белән коралланган аучы, кызның җирән чәчләрен күреп алган һәм кыргый хайван дип уйлаган. Атканнан соң аучы, тидерә алмадым дип уйлап, өенә кайтып киткән.
Авылга таба юл алган, беләге яраланган кызны җирле кеше күреп алып, машинасында фельдшерга озаткан. Кыз бала хастаханәдә дәвалана.
Тикшерү эше дәвам итә.
 
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар