Логотип «Мәйдан» журналы

Юрий Шатуновка ашыгыч рәвештә операция ясаганнар

"Ласковый май" төркеменең җырчысы Юрий Шатуновка Мәскәү клиникаларының берсендә ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Анда кискен гайморит булган. Бу хакта аның директоры Аркадий Кудряшов "РЕН ТВ" каналы...

"Ласковый май" төркеменең җырчысы Юрий Шатуновка Мәскәү клиникаларының берсендә ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Анда кискен гайморит булган. Бу хакта аның директоры Аркадий Кудряшов "РЕН ТВ" каналына сөйләгән.



"Ул соңгы дүрт концертында антибиотиклар һәм авыртуны баса торган дарулар кулланып кына чыгыш ясады. Соңгы концерты Сочида иде, аннары ул ашыгыч рәвештә Мәскәүгә кайтты", - дигән директор.


Моннан тыш Шатуновның тешләре дә сызлый башлаган. Әмма ул авыруга каршы торган, концертларыннан баш тартмаган.


"Бик кыен булды. Әмма концертлардан баш тартырга... Ә ничек баш тартасың?" - дигән ул.


Операция уңышлы булган. Операциядән соң гайморитка сәбәпче булган тешен дә алдырган.



Фото: Юрий Шатуновның Инстаграмыннан

https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/yuriy-shatunovka-ashygych-r-vesht-operatsiya-yasagannar/

Комментарийлар