ЮНЕСКО генераль директоры полилингваль комплекслар төзү проектын хуплады
ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Татарстанда аңа элек тәкъдим ителгән полилингваль белем бирү комплексларын булдыру проектын хуплады. Аны проектны гамәлгә ашыру буенча эшлекле киңәшмәдә Татарстан...
ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Татарстанда аңа элек тәкъдим ителгән полилингваль белем бирү комплексларын булдыру проектын хуплады. Аны проектны гамәлгә ашыру буенча эшлекле киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев укыды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Мин бу инициатива түземлелек һәм абруй идеяләрен тарату, шулай ук мәдәни төрлелек һәм диалог аша кешеләрнең теләктәшлеге өчен менә дигән сәбәп булыр дип ышанам», – дип билгеләп үтте үзенең юлламасында Одри Азуле. Ул шулай ук Минтимер Шәймиевнең җирле халыкларның телләрен саклауга һәм күп телле уку йортларын үстерүгә аерым игътибар бирүен хуплады.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе үз чиратында, хәзерге вакытта проект өстендә эшләүчеләр «күп кенә шикләрне юкка чыгаралар», - диде. «<...> күргән барлык яхшы тәҗрибәне алга таба булачак комплексларга салачакбыз. Эш дөрес», – дип өстәде ул.
Татарстанда 2022 елга рус, татар һәм инглиз телләрендә белем алучы полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен булдырачаклар. Казанда ике комплекс төзеләчәк, тагын берәр – Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Алабугада. «Адымнар - белемгә һәм килешүләргә» исеме белән беренче комплекс Казанның 165нче мәктәбе базасында төзелә.

Комментарийлар