Юлай Шамилоглы: Минтимер Шәймиев — Россиядә төрки дөньяның иң абруйлы шәхесе
Назарбаев университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Юлай Шамилоглы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне соңгы 40 елда Россиядә төрки дөньяның иң абруйлы шәхесенә әйләнде дип саный.«...
Назарбаев университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Юлай Шамилоглы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне соңгы 40 елда Россиядә төрки дөньяның иң абруйлы шәхесенә әйләнде дип саный.
«Минтимер Шәриповичның зур абруе бар. Ул Татарстанның суверенлыгын яклап чыккан иде. Советлар Союзы Президенты Михаил Горбачев, Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин һәм хәзерге Президенты Владимир Путин аңа һәрвакыт хөрмәт күрсәтте», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Юлай Шамилоглы Минтимер Шәймиевне татар дөньясында юлбашчы булуын әйтте. «Бөтендөнья татар конгрессы оешуга да аның әһәмияте зур. Моннан тыш, Җир шарында татарларның диаспорасы көчле. Татарстан хөкүмәте әле дә дөнья буенча татар диаспорасы белән хезмәттәшлек итәргә тырыша, алар белән элемтәдә тора. Бу Татарстан өчен зур адым», — диде галим.

Автор: Зилә Мөбәрәкшина
Комментарийлар