Юл штрафлары буенча белдерүләрне быелдан башлап электрон форматка күчерә башлаячаклар
Быел Татарстанда юл штрафларын түләү буенча белдерүләрне кәгазьдән электрон форматка күчерәчәкләр. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов "Иннополис" ИТ-шәһәрендә министрлы...
Быел Татарстанда юл штрафларын түләү буенча белдерүләрне кәгазьдән электрон форматка күчерәчәкләр.
Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов "Иннополис" ИТ-шәһәрендә министрлыкның йомгаклау коллегиясендә әйтте.
Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, бу чара бюджет чыгымнарын киметүгә юнәлтелгән. "2018 елда белдерүләрне почта аша җиткерү өчен 200 миллион сум акча сарыф ителде. Яңа электрон хезмәт ел саен бюджетка 20 миллион сум акчаны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк", - диде ул.
Шулай ук министр быел торак-коммуналь хуҗалык квитанцияләрен электрон форматка күчерү планы турында да әйтте. "Яңа проект 2019 елның көзендә гамәлгә кертеләчәк", - диде ул.

Комментарийлар