Югары уку йортларына керүчеләр кими
Республикада агымдагы елда югары уку йортларына керүчеләр, узган елдагы белән чагыштырганда, 4816 кешегә азрак.Республикада быел югары уку йортларына 19 221 кеше кергән. Узган елда 24 037 кеше югары у...
Республикада агымдагы елда югары уку йортларына керүчеләр, узган елдагы белән чагыштырганда, 4816 кешегә азрак.
Республикада быел югары уку йортларына 19 221 кеше кергән. Узган елда 24 037 кеше югары уку йорты студенты булуга ирешкән. Әлеге саннарны бүген Хөкүмәт утырышында мәгариф министы Гөлназ Шәфыйкова җиткерде. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы яза.
Дәүләт мәгариф оешмаларында 2018-19 уку елында 91 мең кеше белем ала. Бюджетка - 9 337, ә бюджеттан тыш уку төренә 9 884 абитуриент кергән. Узган елдагы белән чагыштырганда, бюджет урыннары 6 процентка кимегән.
Башкортстанның югары уку йортларына 852 чит ил гражданы укырга кергән. Узган елда андыйларның саны 926 булган. Чит ил студентлары арасында бигрәк тә медицина һәм нефть техник университетлары популяр.
Быел башка төбәкләрдән белем алырга килүчеләрнең саны 4,5 мең студентка азрак. Республиканың 5 150 абитуриенты чит төбәкләрнең уку йортларын сайлаган.
Фото: Zaomos.news

Комментарийлар