Логотип «Мәйдан» журналы

Югары кан басымыннан чөгендер суы эчегез

Югары кан басымыннан күпләр интегә. Учлап дару эчкәнче, бакчада үскән җиләк-җимешләр дә ярдәмгә килә ала. Мәсәлән, чөгендер - шундый тамыразыкларның берсе.Чөгендерне пешермичә яхшылап әрчегез, вак-вак...

Югары кан басымыннан күпләр интегә. Учлап дару эчкәнче, бакчада үскән җиләк-җимешләр дә ярдәмгә килә ала. Мәсәлән, чөгендер - шундый тамыразыкларның берсе.

Чөгендерне пешермичә яхшылап әрчегез, вак-вак итеп турагыз, 3 литрлы пыяла савытның 2/3 өлешен шуның белән тутырып, өстенә кайнаган салкын су салыгыз. Пыяла савыт авызын марля белән каплап, бүлмә җылылыгында 7-8 тәүлек тотыгыз. Шуннан соң төнәтмәне, башка савытларга агызып, суыткычка куегыз. Ашар алдыннан көнгә 1-3 тапкыр яртышар стакан эчегез. Бер савыттагысын эчеп бетергәнче, икенчесе, өченчесе өлгерә тора. Авыруыгыз бик азып китмәгән булса, 3 айдан соң 3-4 елга кан басымы күтәрелүдән котылачаксыз.
 
Фото: https://pixabay.com/

«Кызыл таң»

Комментарийлар