Язучылар Гамил Афзалның каберенә чәчәк куйды
Бүген күренекле татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе,Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның туган көне.Аңа 95 яшь булган булыр иде. Шушы...
Бүген күренекле татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе,Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның туган көне.
Аңа 95 яшь булган булыр иде. Шушы уңайдан бүген аның кабере янына язучылар җыелды. Шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина, Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рифкать Шаһиев, шагыйрә Зинаида Захарова, язучы Әсхат Сәлах, “Хәзинә” газетасы баш мөхәррире Илшат Мингәрәев - һәммәсе Гамил Афзалны искә алды, аның рухына дога кылды.
Бөтен татар язмышын дүрт юллы шигырендә ачып салырга сәләтле бу язучы - хактан да Әлмәтнең генә түгел, республиканың хөрмәтле шәхесе.
Гамил Афзалга багышланган истәлекләр китабы нефтьчеләр ярдәме белән быел дөнья күрергә тиеш. Юбилейлы вакыйга уңаеннан зур чараны язучылар берлеге көз айларында уздырырга ниятләп тора, диелә Әлмәт таңнарында.
Комментарийлар