Логотип «Мәйдан» журналы

Язучылар берлегендә бүлек җитәкчеләрен расладылар

Кичә Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтайдан соң беренче Идарә утырышы узды. Ф.Бәйрәмова фотолары.Утырышны яңа рәис – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Хәбибрахман улы Салихов ач...

Кичә Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтайдан соң беренче Идарә утырышы узды.
13497596_1074273295992927_2298451330679085663_o Ф.Бәйрәмова фотолары.
Утырышны яңа рәис – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Хәбибрахман улы Салихов ачты.
Идарә әгъзалары узган корылтайга нәтиҗәләр ясап, аның кимчелекләрсез һәм гадел узуын әйттеләр. Татарстан Язучылар берлегенә кергән 70 рус язучысы өчен корылтай барышында синхрон тәрҗемә булмавы гына ассызыкланды. Язучыларның җыеннарын техник ягы камил залларда уздыру мөмкинлеген табуны тәкъдим иттеләр.
Идарә утырышы барышында рәис урынбасарлары, Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре сәркатипләре, Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясе, иҗади остаханә җитәкчеләре расланды.
Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча беренче урынбасары итеп шагыйрь Рәмис Әймәт, оештыру эшләре буенча урынбасар итеп Расих Сабирҗанов билгеләнде. Чаллы бүлекчәсендә һәм Әлмәт бүлекчәсендә сәркатипләр үзгәрмәде. Аларны Факил Сафин һәм Рәфкать Шаһиевлар җитәкләячәк.
Яучылар берлегенә кабул итү коллегиясе рәисе итеп профессор Тәлгать Галиуллин, коллегия әгъзалары итеп Мәдәрис Вәлиев, Камил Кәримов, Рәмис Әймәт, Равил Рахмани, Луиза Янсуар, Илсөяр Иксанова, Әхәт Мушинский, Фирүзә Җамалетдинова расланды.
Шигърият остаханәсен – Газинур Морат, проза остаханәсен – Камил Кәримов, драматургия остаханәсен – Рәдиф Сәгъди, балалар әдәбияте остаханәсен Ләбиб Лерон, рус әдәбияты һәм сәнгати тәрҗемә остаханәсен – Әхәт Мушинский, тәнкыйть остаханәсен – Рифә Рахман җитәкләячәк.
13483122_1074273672659556_5233269047088695633_o
Әлеге утырышта 14 июльдә узачак Г.Р.Державин исемендәге фестивальне оештыру, радио һәм телевидениедә язучыларны, әдәби әсәрләрне пропагандалаучы тапшырулар ачу, милли мәгариф системасы белән хезмәттәшлек мәсьәләләре дә күтәрелде.
 
 
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар