Язучы Вакыйф Нуруллин белән очрашу узды
Әдәбият сөючеләрне Милли музей кабат үзенә җыйды. Чираттагы очрашу ТАССРның һәм РСФСРның мәдәният эшлеклесе, танылган татар язучысы Вакыйф ага Нуруллинга багышланды.Вакыйф Нуруллин 1935 елның 1 маен...
Әдәбият сөючеләрне Милли музей кабат үзенә җыйды. Чираттагы очрашу ТАССРның һәм РСФСРның мәдәният эшлеклесе, танылган татар язучысы Вакыйф ага Нуруллинга багышланды.
Вакыйф Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстаннның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында туа. Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, 1954-1957 елларда армия хезмәтендә булып кайта. 1957 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аның соңгы курсында укыганда “Совет әдәбияты” журналы редакциясенең тәнкыйть бүлегенә эшкә алына (1961). Соңрак проза бүлеге мөдире була.
Әдәбиятка ул 1960 елларда килеп керә. 1961 елда республика газета һәм журналларында аның беренче әсәрләре дөнья күрә башлый. Әдәбиятка аяк басу белән ул үз укучысын таба, прозаик буларак таныла. “Шинельсез солдатлар” повесте 1968 елда елның иң яхшы әсәре дип табыла. Әдәби җәмәгатьчелек һәм укучылар игътибарын тойган язучы тагын да дәртләнебрәк иҗат итә башлый, шуннан соң аның бер-бер артлы “Күпер чыкканда”, “Әгәр син булмасаң”, “Аккан су юлын табар”, “Яшьнәп үткән яшьлек”, “Һәлакәт” һәм башка повестьлары дөнья күрә.
В.Нуруллинның язу стиле халыкчан гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлылыгы белән аерылып тора. Аның художник буларак каләме китаптан китапка шомара-чарлана, тормышны өйрәнү объектлары ишәя бара. Аның әсәрләре рус, әзербайҗан, казах, төрекмән, чуаш һәм башка телләргә тәрҗемә ителә. Мәскәү һәм Казан нәшриятларында күп мәртәбәләр басылып чыкты.
1993 елдан башлап В.Нуруллинның эшчәнлеге Татарстан Республикасы Милли музее белән бәйле. Биредә ул әдәбият бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. Музей хезмәткәре булу белән бер үк вакытта иҗат эшен дә дәвам итә. Музейга бирелгән 15 ел эчендә аның җитәкчелегендә Китап музее, Әтнә районы Күлле Киме авылында Сибгать Хәким музее һәм башкаларның фәнни концепцияләре һәм экспозицияләре төзелә. Ул – “Окопларда язылган китаплар”, “Пушкин татарча сөйләшә”, “Мәңге сүнмәс ут”, “Болытлар агыла да агыла”, “Шагыйрь үлә даны кала” кебек күргәзмәләр авторларының берсе.
Инде исемнәре бөтен илгә танылган әдәбият белгечләре һәм әдәбиятка яңа аяк баскан шагыйрьләр, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре белән очрашулар узган Әдәби салон утырышларын яңадан торгызу идеясы да Вакыйф Нуруллинныкы. Музей фондларында хәзерге әдәбиятчыларның архивлары туплануга да зур өлеш кертә, ә 2008 елда ТР Милли музее фондларына үзенең архивын һәм китапларын тапшыра. Татарстан Республикасы Милли музее директоры Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗипова: “Вакыйф Нуруллин – тынгысыз кеше, ул һәрвакыт эзләнүдә. Музейда эшләгән елларда Вакыйф ага язучылар белән музейлар арасындагы дуслык күперен ныгытты. Аның тырышлыгы белән күп кенә танылган шәхесләрнең архивы тупланды, язучыларның кулъязмалары музейда бүгендә кадерле ядкәр буларак саклана”, – диде.
Шулай ук очрашуда Индус Таһиров, Юрий Балашов та истәлекләре белән уртаклаштылар.
Комментарийлар