Логотип «Мәйдан» журналы

Язучы Ринат Вәлиуллин халык язучыга түгел, язучы халыкка барырга тиеш дип саный

Санкт-Петербург шәһәрендә яшәп, рус телендә иҗат итүче язучы, шагыйрь Ринат Вәлиуллин язучы китапны язарга гына түгел, халыкка танытырга да тиеш дип уйлый. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте...

Санкт-Петербург шәһәрендә яшәп, рус телендә иҗат итүче язучы, шагыйрь Ринат Вәлиуллин язучы китапны язарга гына түгел, халыкка танытырга да тиеш дип уйлый.
Язучы Ринат Вәлиуллин халык язучыга түгел, язучы халыкка барырга тиеш дип саный
Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.
“Хәзер шундый вакыт – халык язучыга бармый, язучы халыкка барырга тиеш. Нәкъ менә шәхси аралашу мөһим. Әгәр дә язучы үзен, әйтик, Мәскәүдә яки Петербургта ишеттерергә тели икән, язучылар килергә, чыгыш ясарга тиешләр”, - диде ул, ни өчен татар язучылары ил күләмендә танылмый дигән сорауга.
Язучы үзенең татар поэзиясе белән таныш булуын, әйтте “ләкин Габдулла Тукайдан да яхшы шагыйрьне әле үзем өчен ачканым юк”, - диде.
Ренат Вәлиуллин фикеренчә, татар язучылары аларны халык “белерлек, алар турында сөйләрлек итеп тәкъдим ителмәгән”. Ул татар язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итәргә кирәк дип белдерде. Танылуның уңай мисалы итеп ул Башкортстаннан Айгиз Баймөхәммәтовны мисал итеп китерде. “Татарлардагы мондый тәҗрибә турында ишеткәнем юк”, - диде ул.
Рус телле әсәрләр арасында ул Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабын уңай мисал итеп күрсәтә. “Ул татар халкының, башка халыкларның күңеленә тәэсир иткәндер. Китапның бик күп телләргә тәрҗемәсе бар. Шулай ук китапта хатын-кызның ир-ат белән тигез дәрәҗәдә булмавы да йогынты ясагандыр. Болар барысы да кайнап, күп кенә хатын-кызларның күңелләренә тәэсир иткәндер”, - дип аңлатты Ренат Вәлиуллин.

  • Ринат Риф улы Вәлиуллин Башкортстанның Салават шәһәрендә 1969 елда туган. Санкт-Петербургта яши. “В каждом молчании своя истерика”, “Кулинарная книга”, “Где валяются поцелуи”, “Соло на одной клавише” китаплары авторы.



Фото: Р.Валиуллинның шәхси архивыннан

Комментарийлар