Язучы, галим Суфиян Поварисов вафат
Уфада Татарстан һәм Башкортостан республикаларының атказанган фән эшлеклесе, Башкортстанның халык язучысы, Россия язучылар берлеге әгъзасы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Суфиян Поварисов вафат. Язуч...
Уфада Татарстан һәм Башкортостан республикаларының атказанган фән эшлеклесе, Башкортстанның халык язучысы, Россия язучылар берлеге әгъзасы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Суфиян Поварисов вафат.
Язучы белән хушлашу бүген, 4 июль көнне, Башкорт дәүләт филармониясендә үтә. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Белешмә. Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов 1924 елның 29 августында Башкорстанның Илеш районы Тыпый авылында туган. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышында катнаша, Бөек Җиңүне Дрезденда каршылый. II дәрәҗәле Ватан сугышы, III дәрәҗәле Дан ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Суфиян Поварисов урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Актаныш районындагы Бурсык авылы мәктәбендә директор булып эшли. 1960 елдан - Башкорт дәүләт университеты галиме, биредә ул озак еллар татар филологиясе кафедрасын җитәкли. Кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклап, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Суфиян Поварисов җитәкчелегендә 20дән артык кандидатлык һәм докторлык диссертациясе яклана.
Суфиян Поварисов татар классигы Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнүче галим буларак билгеле.
Суфиян Поварисовның әдәби иҗаты 1953 елда башлана. Беренче шигыре – “Бәхет”. Соңыннан язучы проза иҗат итә башлый, 1950 нче еллар ахыры – 1960 нчы еллар башында язучы дистәләгән хикәяләр һәм повестьлар иҗат итә. Аның күпчелек әсәрләрендә сугыш вакыйгалары сурәтләнә. Бу темага багышланган иң билгеле әсәрләре - Курск дугасындагы алыш күренешләрен чагылдыручы “Язмыш корбаннары” романы һәм Днепр аша чыгу вакыйгаларын тасвирлаучы “Ут эчендәге мәхәббәт” романы.
Узган гасырның җитмешенче елларында Суфиян Поварисов үзен драматургия өлкәсендә сынап карый. Аның пьесалары Башкортостан һәм Татарстан театрлары сәхнәләрендә куела. Иң билгеле пьесалары - "Туй бүләге", "Вәгъдә", "Кәрлә йолдыз".
Гомеренең соңгы елларын язучы зур проза әсәрләрен иҗат итүгә багышлый. Аның унлап романы дөнья күрде, шул исәптән Галимҗан Ибраһимов турындагы трилогиясе, Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның батырлыклары турындагы әсәрләр (шул исәптән, 2010 елда Башкортостанда “Иң яхшы роман” исемен алган “Канлы бәхет” әсәре) һәм гади авыл укытучылары турындагы романнар.
Әдәбият һәм филология өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен Суфиян Поварисов Татарстан һәм Башкортостан республикаларының атказанган фән эшлеклесе мактаулы исемнәренә лаек булды. 2011 елда аңа “Башкортостанның халык язучысы” дигән югары исем бирелде. Суфиян Поварисов шулай ук Галимҗан Ибраһимов һәм Фатыйх Кәрим премияләре лауреаты.

Комментарийлар