Язучы Әсгать Сәлах премия өләште
Май бәйрәмнәрендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, язучы, матбугат ветераны Әсгать Сәлахов исемендәге премияне тапшыру тантанасы булып узды. Быел тәүг...
Май бәйрәмнәрендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, язучы, матбугат ветераны Әсгать Сәлахов исемендәге премияне тапшыру тантанасы булып узды. Быел тәүге тапкыр узган әдәби бүләк бәйгесенең киләчәге дә дәвамлы һәм күркәм булырга охшаган. Һәрхәлдә оештыручылар шуңа ышандырды.

Әсгать Сәлахов исемендәге премия Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры, профессор Ильяс Сәлахов инициативасы белән укучыларның укудагы, спорттагы уңышларын барлау өчен булдырылган. Бик күп еллар елховойлылар үз авылларыннан чыккан мәртәбәле кешеләрне бер урынга туплап, авылда зур әдәби бәйрәм оештыру нияте белән янып йөргән. Ә Елховой һәм Түбән Абдул авылларында хактан да төрле өлкәләрдә зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр шактый. Әсгать Сәлахов шуларның берсе. Ул «Әлмәт таңнары» газетасын оештырып, күп еллар аны җитәкләгән шәхес, 15 ләп китап авторы, районның хөрмәтле кешесе. Үсеп килүче буында тарихка кызыксыну арттыру, укучыларны әдәбиятка якынайту максатыннан аның исемендәге премия булдыру турында карар кабул ителгән дә инде.
Елховой мәктәбендәге бәйрәмгә бөтен авыл халкы, туган җирләренең киләчәге өчен җан атып йөрүчеләр җыелган иде. Премияне тапшыру өлешенә керешкәнче укытучылар, ерак җирләрдән кайткан дәрәҗәле кунаклар авыл проблемаларын уртага салып сөйләште. Мәктәп укытучылары бүген зур борчуда – мәктәпкә капиталь ремонт кирәк. Моны авыл өчен битараф булмаучыларның матди һәм бердәм тырышлыгы белән генә тормышка ашырып була. Ә авылның киләчәге бүген мәктәптә белем алучы яшьләр кулында.
Әсгать Сәлах исемендәге премия аның иҗатын һәм эшчәнлеген яктырту өчен булдырылган булса да, соңыннан ул бөтен авыл тарихына багышланган зур бәйгегә әверелгән. Җиңүчеләр «Җәмгыять һәм социаль эшчәнлек», «Белем һәм техник иҗат», «Тәрбияви һәм уку-эзләнү эшчәнлеге», «Иҗади һәм тарихи эшчәнлек» номинацияләре буенча билгеләнгән. «Спорттагы уңышлар» дигән номинациянең дә киләчәге зур булырга охшаган. Тарих, мәдәният, әдәбияттан тыш спортны үз итүчеләр дә мәктәптә шактый.
Быел премиягә бары тик Елховой һәм Түбән Абдул авыл балалары гына дәгъва кылган. Аларның эшләре хактан да югары бәяләнгән. Арада киләчәкләрен зур әдәбият белән бәйләргә теләүче сәләтле укучылар да бар. Хәтта күләмле поэма язучылар да булган. Туган авыл матурлыгын гап-гади видеоязмалар аша чагылдырган укучыларның хезмәтенә дә шаккаттык. Кыскасы, премия лаеклыларга бирелде.
Киләсе елга премиягә бәйгене Елховой белән генә чикләнмичә, район күләмендә оештырырга ниятлиләр. Төбәгебездән чыккан дәрәҗәле шәхесләрне укучыларга җиткерүдә мондый чаралар зур этәргеч бирә. Фәнне, тарихны барлап укучылар белемнәрен генә арттырып калмый, ә дипломнарга, акчалата премиягә дә ия була. Ә болар мәктәп яшендәгеләргә үзенә күрә бер стимул булып тора.

Комментарийлар