Логотип «Мәйдан» журналы

Язның рәхәте дә, михнәте дә бар: ничек сакланырга?

Урамда чын яз. Кояш нурлары күзне иркәли, җылы, рәхәт. Сыерчыклар, торналар да кайтты. Кар эри, тиздән язгы ташулар да китәр.Күңелле мизгелләр белән бергә язгы мәшәкатьләр дә башлана. Яз көне талпанна...

Урамда чын яз. Кояш нурлары күзне иркәли, җылы, рәхәт. Сыерчыклар, торналар да кайтты. Кар эри, тиздән язгы ташулар да китәр.
Күңелле мизгелләр белән бергә язгы мәшәкатьләр дә башлана. Яз көне талпаннар уяна, тычкан бизгәге тарала. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, Роспотребнадзор идарәсе саклану чараларын күрергә киңәш итә.
Татарстанның Сәламәтлек сак­лау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быел Чаллыда беренче талпан кадалу очрагы теркәлгән инде. Баксаң, алдагы еллар белән чагыштырганда, быел талпаннар иртәрәк уянган. «Талпаннарның якынча 10 проценты аша энцефалит һәм боррелиоз кебек авырулар йогарга мөмкин», – дип кисәтә табиблар. Нәтиҗәдә, буыннар, йөрәк һәм нерв системасы зарарлануы, кешенең инвалид булып калуы да бар.
Шуңа да саф һавада, табигать кочагында йөргәндә игътибарлы булу сорала. Күпләр, талпаннар агачтан төшә дип уйлап, агачлы урыннардан качарга тырыша. Әмма талпаннар гадәттә җир өстеннән 1,5 метрдан да биек менмиләр икән. Талпанның кадалганын кеше башта сизми, чөнки ул авырттырмыйча гына тешли. Энцефалитлы бөҗәк кадалган икән, кешедә берничә көннән соң авыруның билгеләре күзәтелә башлый: ул тиз арый, башы авырта, мускуллары сызлый, хәлсезлек тоя. Талпанны тәннән саклык белән генә алырга кирәк. Бөҗәкне ташларга ярамый, лабораториягә илтеп тикшертү мөһим. Шул рәвеш­ле генә аның вируслымы-түгелме икәнен ачыкларга була. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе табигатькә чыкканда талпан кермәслек итеп киенергә киңәш итә. Урманнан кайткач, бөтен тәнне, аеруча колак артын, култык асты, баш, эчнең аскы өлешләрен җентекләп тикшерергә онытмагыз. Киемгә бөҗәкләрдән, шул исәптән талпаннардан да сак­лый торган чара сиптерү дә файдалы. Талпаннарга каршы прививка да ясатырга була.
Ә менә тычкан бизгәгеннән сак­лый торган бернинди дә вакцина юк. Инфекция кешегә тузан, һава аша иярергә мөмкин. Гигиена таләп­ләрен үтәмәү, пычрак кул белән ашау аркасында да тычкан бизгәген йоктыру куркынычы зур. Авыруның билгеләре гадәттә ике атнадан соң гына беленә: югары температура, күңел болгану, мускуллар авырту күзәтелә. Тычкан бизгәге вакытында кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу авыру вирусын кыр тычканнары тарата. Шуңа да сарайларны, хуҗасыз өйләрне җыештырганда, резин перчаткалар кияргә, азык-төлекне юып ашарга кирәк, бакчада эшләгәндә дә сак булыр­га тырышыгыз.
«Шәһри Казан»

Комментарийлар