Логотип «Мәйдан» журналы

Язгы чакырылышта Татарстаннан хәрби хезмәткә 20 апрельдә озата башлаячаклар

2019 елның язгы чакырылышында егетләрне Армия сафларына 20 апрельдә озата башлаячаклар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның Баш Хәрби комиссары Сергей Погодин әйтте.“1 нче апрель...

2019 елның язгы чакырылышында егетләрне Армия сафларына 20 апрельдә озата башлаячаклар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның Баш Хәрби комиссары Сергей Погодин әйтте.
Язгы чакырылышта Татарстаннан хәрби хезмәткә 20 апрельдә озата башлаячаклар
“1 нче апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк”, - диде ул.

2019 елның апрель-июлендә 18 меңгә якын кеше чакырылыш комиссияләренә килергә тиеш дип көтелә. 3300 дән артык кеше гаскәрләргә җибәреләчәк. Коры җир гаскәрләренә егетләрнең 53 проценты китәчәк.
Хәрби-диңгез флотына – 8 процент, стратегик билгеләнешле ракета гаскәрләренә – 8 процент, Һава-космик көчләр гаскәрләренә – 9 процент, Һава-десант гаскәрләре һәм махсус билгеләнешле частьларга – 8 процент, Милли гвардия гаскәрләренә – 6 процент, Оборона министрлыгының Баш идарәсенә – 2 процент һәм башка бүлекчәләргә 6 процентын озату ниятләнә.
Армиягә төрле сәбәпләр аркасында хәрби хезмәткә бармый калган өлкәнрәк яшьтәге егетләрне җибәрү ниятләнә. Югары һәм урта һөнәри белеме булган гражданнарга өстенлек биреләчәк.
Фото: Регина Гумарова,Елена Саляхова

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/02/183750/

Комментарийлар