Яз вакытында килерме?
Яз иртә килмәячәк. Синоптикларның фаразлары шундыйрак. Кайчан килсә дә, хәере белән генә килсен. Быел республикада урнашкан 200дән артык авылга су басу куркынычы яный.Россия Гидрометеорология үзәгенең...
Яз иртә килмәячәк. Синоптикларның фаразлары шундыйрак. Кайчан килсә дә, хәере белән генә килсен. Быел республикада урнашкан 200дән артык авылга су басу куркынычы яный.
Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтүенчә, Европаның үзәк өлешендә кар катламы гадәттә апрельнең беренче ун көнендә эреп бетә, быел да шуннан иртәрәк булмаячак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев та Казан халкына иртә яз вәгъдә итми. Ул республикада март аенда кыш хакимлек итәсен, башкалага язның март ахыры – апрель башында киләсен фаразлый.
Халык синоптикларының фаразлары да шушы тирәдә чуала. Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев агачларның “сары чыгару”ын көтә. Бу нәрсә дигән сүзме? Бераз җылытып алганнан соң, явым-төшемнәр йогынтысында агачларга сары су җыела икән. “Бу күренешне декабрь аенда ук көткән идек. Әмма ул быел соңлады, әле дә күзәтелми. Шуңа күрә язны тиз генә көтмәгез, – дип сөйли Әмир абый, үз сынамышларына таянып. – Быел ул апрельнең беренче яртысында гына киләчәк һәм алдагы еллардагы кебек озын да булмаячак. Ташу да көчлерәк булыр кебек. Майның беренче яртысында коры булыр дип фаразлыйм. Соңгы 2-3 елда ел фасыллары ике атнага бер-берсенә авышып бара. Кыш – язга, яз – җәйгә, җәй көзгә керә. Бу ел 1984 елга охшап тора”.
Табигатьнең холкын белеп булмый. Бер көн кар яуса, икенче көнне җебетә, йә киресенчә, яз килә дигәндә, суыта да куя. Шуңа күрә җылы киемнәрне читкә алып куярга ашыкмагыз. Көчле җилләре дә исеп куя. Исеп кенә калмый, зыян да китерә. Бу атнада көчле буран чыгып, Татарстанның 11 районында 5 мең 106 хуҗалык утсыз калды.
Яз ташуларсыз да булмас. Белгечләр Татарстанда су басу куркынычы янаган авылларның исемлеген ачыклаган. Бу уңайдан Татарстан Министрлар Кабинетының боерыгы чыкты. Исемлеккә республикадагы 200дән артык торак пункты кергән. Күбесе Казан тирәсендә (14), Биектау, Лениногорск районнарында (13шәр) урнашкан. Әйтик, Тукай районында Суровка, Калиновка, Новотроицкны су басарга мөмкин. Алабуга шәһәренең берничә урамы һәм берничә авылы эләгергә мөмкин. Узган ел Арча, Лаеш районнары аеруча зыян күргән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, былтыр 14 район һәм 60 торак пунктка су басу куркынычы янаган. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы язгы ташу вакытында чаралар күрү өчен 430 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Гидротехник корылмалар төзекләндерелгән, ике елганың ярлары ныгытылган, 11 буа чистартылган. Ике меңнән артык кешене язгы ташудан саклау өчен тиешле чаралар күрелгән.

Комментарийлар