Логотип «Мәйдан» журналы

Ятим балалар өчен спорт бәйрәме уздырылды

Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионында ятим, тәрбиягә алынган балалар өчен “Сәламәт бул” дип исемләнгән районара спорт бәйрәме булды. Фото: kukmor-rt.ruАнда тәрбиягә бала алып үстерүче А...

Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионында ятим, тәрбиягә алынган балалар өчен “Сәламәт бул” дип исемләнгән районара спорт бәйрәме булды.
Clipboard39 Фото: kukmor-rt.ru
Анда тәрбиягә бала алып үстерүче Арча, Балтач, Саба, Мамадыш районнарыннан да гаиләләр чакырылган иде, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.
Балалар йөгерү, скакалкада, озынлыкка сикерү, кул көрәше, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу кебек уеннарда көч сынаштылар. Гаиләләре белән чыгып аркан тарттылар. Спорт бәйрәмендә катнашучыларны уллыкка-кызлыкка алу, опека һәм попечительлек буенча республика үзәге директоры Диана Хәбибуллина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Габделганиевалар сәламләде. Бәйрәмнең химаячылары нотариус Рафил Вәлиев, эшмәкәр Рамазан Юнысовлар балаларга изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар.

Комментарийлар