
Монда мәктәп укучылары өчен робот техникасы, инженер графикасы, программалаштыру буенча түгәрәкләр һәм остаханәләр эшләячәк, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.
– Бүген без үз максатыбызга таба барабыз, илебез өчен кирәкле компетенцияләрне үстерәбез. Мондый үзәкләр ачылу нәтиҗәсендә яшьләр көндәшлеккә сәләтлерәк була бара һәм үз юнәлешләрендә югары урыннар яуларга мөмкин. Минемчә, методик җитәкчелек КНИТУ-КАИ аша алып барылачак. Республика үз чиратында барлык бу башлангычларны хуплаячак, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Комментарийлар