Логотип «Мәйдан» журналы

Яшәү өчен мөһим даруларга бәяләрне арттыру тыелачак

Хакимият яшәү өчен мөһим булган даруларга бәяләрне арттыруны тыячак. Бу карар даруханәләрдә сатылучы 700дән артык препаратка кагылачак.Яшәү өчен мөһим булган дару препаратларына бәяләрне арттырып сатк...

Хакимият яшәү өчен мөһим булган даруларга бәяләрне арттыруны тыячак. Бу карар даруханәләрдә сатылучы 700дән артык препаратка кагылачак.
Яшәү өчен мөһим булган дару препаратларына бәяләрне арттырып саткан өчен фармацевтика челтәрләренә һәм җитештерүчеләргә штраф салыначак, дип хәбәр итә "Известия" басмасы. Әлеге исемлеккә 700 дән артык дару кергән.
Вазифаи затларга 50 мең сум күләмендә, юридик затларга - керемнең икеләтә арттырылган суммасын түләргә туры киләчәк.
Билгеле булганча, яшәү өчен мөһим даруларга бәяләрне дәүләт билгели. Узган елларда прокуратура тикшерүләре күрсәткәнчә, әлеге даруларның бәяләрен арттырып сату очраклары бөтен Россия буенча күзәтелгән.
Хәзерге вакытта бу канун проекты әзер.
 

Комментарийлар