Логотип «Мәйдан» журналы

“Яшәтәсе иде әнине!” – Алсу һәм Азат Фазлыевлар ярдәм сорый

Җырчы Азат Фазлыев инстаграм аша чаң сугып, күңелсез хәбәр белән уртаклаша: әнисендә яман чир тапканнар.Хәзер аны аякка бастыру өчен сөяк миен күчереп утырту таләп ителә. Моның өчен Төркия клиникасы т...

Җырчы Азат Фазлыев инстаграм аша чаң сугып, күңелсез хәбәр белән уртаклаша: әнисендә яман чир тапканнар.



Хәзер аны аякка бастыру өчен сөяк миен күчереп утырту таләп ителә. Моның өчен Төркия клиникасы табиблары 10 миллион сум акча сораган. Моннан алты ел элек Азатның әнисе яман авыруны инде бер тапкыр җиңгән булган, анда 4 стадиядәге рак табалар. Ләкин ул “Мин җиңәчәкмен, оныкларымның үскәннәрен күрәсем килә, мин булмасам, алар каникулларында авылга да кайта алмыйлар” дип, тырышып җиңә. Хәзер гаиләләренә кабат бик зур сынау килгән. “Без, әнинең өч баласы, кулыбыздан килгәнне эшлибез, кредитлар да алдык, бүтән бирмиләр, сата алганны сатабыз. Ләкин, сумма зур! Сездән ярдәм сорап язам! Әҗәткә биреп торучылар булса да рәхмәтле булыр идек! Яшәтәсе иде әнине! Ходай барыбызны авыр сынаулардан сакласын иде”, дип яза Азат Фазлыев.


Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен реквизитлар: Сберкарта 4276620020655795 Фазлыев Азат Рафаилевич Сбербанк онлайн 89274239767



[embed]https://www.instagram.com/p/Bq5o6c8FtUp/?utm_source=ig_embed[/embed]


Tatar Today.

Комментарийлар