Логотип «Мәйдан» журналы

Яшел Үзәндә, суд карарына да карамастан, мәктәпкә автобус бирмиләр

Яшел Үзән районы хакимияте, ТР Конституция суды карарына да карамастан, укырга йөртү өчен балаларны мәктәп автобусы белән тәэмин итә алмый. 22 мартта ТР Конституция суды биредә күчмә утырыш уздырган.А...


Яшел Үзән районы хакимияте, ТР Конституция суды карарына да карамастан, укырга йөртү өчен балаларны мәктәп автобусы белән тәэмин итә алмый. 22 мартта ТР Конституция суды биредә күчмә утырыш уздырган.



DSC00490
Автобус булмаганлыктан Зур Өтәк (Городище) авылы балалары 4 чакрым ераклыктагы авыл мәктәбенә җәяү йөрергә мәҗбүр. Җирле түрәләр балаларны автобус белән йөртмәүне юл хәрәкәте куркынычсызлыгына бәйләп аңлатса, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре күчмә утырыш барышында юлның яхшы хәлдә булуын җиткерде. Алай гына да түгел, аны карап тоту өчен республика бюджетыннан ел саен акча бүлеп бирелү хакында да билгеле булды. Димәк, автобус бирелергә тиеш. Моның белән Конституция суды та килеште. Ерактагы мәктәпләргә балаларны һәр очракта да транспорт белән йөртү кирәк, юл начар булганда төзекләндерү мөһим, диелде.
Әмма хәл үзгәрмәгән – балалар җәяү йөрүен дәвам итә, дип яза "Вечерняя казань".

Комментарийлар