Логотип «Мәйдан» журналы

Яшел Үзәндә поезд 13 яшьлек малайның аягын өзгән

Яшел Үзәндә поезд 13 яшьлек малайның аягын өзгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.Гадәттән тыш хәл «Волга» тимер юл станциясе янында булган....

Яшел Үзәндә поезд 13 яшьлек малайның аягын өзгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.
Гадәттән тыш хәл «Волга» тимер юл станциясе янында булган. Шаһитлар әйтүенчә, бер төркем баланың тимер юл рельслары буйлап паром кичүенә таба барышы булган. Балалар үзләре ягына таба хәрәкәт итүче составны абайламый калган һәм берсен поезд бәрдереп киткән.
Зыян күргән малайны хастаханәгә озатканнар. Әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана.
 
Фото: https://pixabay.com
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/30/168758/

Комментарийлар