Логотип «Мәйдан» журналы

Яшел Үзән районында фура белән һәлакәттә җиңел машинада дүрт кеше кысылып үлгән

Яшел Үзән районында фура белән һәлакәттә җиңел машинада дүрт кеше кысылып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хез...

Яшел Үзән районында фура белән һәлакәттә җиңел машинада дүрт кеше кысылып үлгән.
0105
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Һәлакәт М7 юлының 753нче километрында Исаково авылы янында килеп чыккан.
Чувашия номерлары белән “Лада Ларгус” йөк фурасы артыннан барган. Бер мизгелдә фура тизлеген киметә башлаган, ә аның артыннан килүче автовоз тормозга басарга өлгермәгән һәм җиңел машинаны сыткан. Һәлакәттә ике ир-ат һәм ике хатын-кыз урында ук үлгән. Тагын бер хатын-кызны аягы сынып Казан хастаханәләренең берсенә озатканнар.
Юл-транспорт һәлакәте урынында 154нче номерлы һәм 2нче зона янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре эшли.
 
Фото: ГУ МЧС России по РТ

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/28/170511/

Комментарийлар