
Гадәттән тыш хәл бүген иртән Казанга керү юлында булган. Яшел Үзән – Казан маршруты буенча йөрүче 104 нче номерлы автобус йөртүченең хәле начарлана, ул автобусын туктатып өлгерә һәм руль артында җан бирә.
Әлеге хәл юлда озын транспорт бөкесе җыелуга сәбәпче була. Беренче мәгълүматларга караганда, автобус йөртүче иртән рейска чыгар алдыннан медицина тикшеренүе узган. Бу хакта ProKazan.ru хәбәр итә.
Комментарийлар