Логотип «Мәйдан» журналы

Яшь тамашачы театры баш режиссеры яңа сәнгать юнәлешләрен татарлар үзләре үтерә дип саный

Татар тамашачысының спектакльләргә түләүсез генә килергә теләве татар сәнгатендә туып килүче яңа иҗат юнәлешеләрен юкка чыгарырга мөмкин.Бу фикерен Яшь тамашачы театрының баш режиссеры, “Алтын битлек”...

Татар тамашачысының спектакльләргә түләүсез генә килергә теләве татар сәнгатендә туып килүче яңа иҗат юнәлешеләрен юкка чыгарырга мөмкин.


045


Бу фикерен Яшь тамашачы театрының баш режиссеры, “Алтын битлек” премиясе номинанты Туфан Имаметдинов “Интертат” электрон газетасының “Шәһәрчеләр” проектына биргән интервьюда әйтте.

Туфан Имаметдинов әйтүенчә, тамашачылар түләргә әзер булмаса, энтузиастлар күп эшләрен башкара алмаячак.
“Әлиф” хореография спектакле мисалында карасак, безнең өч музыкантыбыз, өч җырчыбыз бар. Аларга һәм биюче Нурбәк Батуллага да түләргә кирәк. Безнең эш өчен янып торган фикердәшләребез булса да, кешене бушлай эшләргә мәҗбүр итә алмыйбыз. Андый хәлләр булды: без түли алмагач, кешеләр безнең командадан киттеләр”, - ди ул.
Мәдәнияттә даимилек булмаса, яңа татар сәнгате тарихта феномен булып кына калачак, дип саный Туфан Имаметдинов.

Фото: Рамил Гали/архив





Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/04/176396/

Комментарийлар