Яшь җырчы Ранис Габбазов “Голос” проекты өчен татарча җыр сайлый
Яшь җырчы Ранис Габбазов “Голос” проектында катнашу өчен җыр сайлый. Бу хакта Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды хәбәр итә.Ранис Габбазов социаль челтәрләр аша җыр сайларга булышуларын с...
Яшь җырчы Ранис Габбазов “Голос” проектында катнашу өчен җыр сайлый. Бу хакта Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды хәбәр итә.
Ранис Габбазов социаль челтәрләр аша җыр сайларга булышуларын сорап тыңлаучыларына да мөрәҗәгать иткән. “Әлбәттә, мин ул конкурста татар җырын башкарырга җыенам. Әмма кайсы җырның минем башкаруда отышлырак буласын уйлап бетермәдек”, - дип язган җырчы.
Ранис Габбазовның продюсеры, Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов җырчының теләгенә уңай карый.
Яшь җырчы Ранис Габбазов - Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның гран-при иясе.
Комментарийлар