Логотип «Мәйдан» журналы

Яшь эшмәкәрләр форумының иң яхшы унбиш проекты KazanSummit сессиясендә тәкъдим ителәчәк

Яшь эшмәкәрләр форумының иң яхшы унбиш проекты Казан саммитының Инвест-сессия кысаларында җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең б...

Яшь эшмәкәрләр форумының иң яхшы унбиш проекты Казан саммитының Инвест-сессия кысаларында җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев Russia Halal Expo күргәзмәсенә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
“Казан саммиты кысаларында яшь эшмәкәрләр форумы уздырыла. Анда утыз илдән йөз утыз тирәсе кеше катнаша. Башта алар сайлап алу конкурсын узалар. Шулар арасыннан иң яхшы унбиш проект Инвест-сессия кысаларында күрсәтеләчәк”, - диде Инсаф Галиев.
Аның сүзләренчә, әлеге форум яшь эшмәкәрләргә үзләре җитештергән товарларны үстереп җибәрү өчен, бер стимул булып тора. Аларның күпчелеге үз-үзләрен IT-өлкәсендә тормышка ашыралар. Казан саммитта ике компания IT-өлкәгә кагылышлы стенд әзерлиячәк. Алар туризмга кагылышлы булачак.
“Без бу саммит кысаларында яңа стандарт һәм гадәти булмаган чишелешләр, тәкъдимнәр көтәбез, чөнки яшьләрнең яңа идеяләре җәмгыятьне, безнең тирә-якны үзгәртә”, - диде Галиев

  • 24-25 апрель көннәрендә “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019” XI Халыкара икътисади саммит узачак. Аның кысаларында Russia Halal Expo Халыкара Хәләл-индустрия күргәзмәсе оештырыла. Бу чарага барлыгы биш меңнән артык кеше килер дип көтелә.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/09/184202/

Комментарийлар