Логотип «Мәйдан» журналы

Яшь әниләргә вузга кергәндә өстәмә баллар бирергә җыеналар

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы абитуриентларның вузга укырга кергәндә балларын санауда кайбер үзгәрешләрне кертергә тәкъдим иткән.Әлеге документта, беренче мәртәбә көндезге бүлеккә специалитет яки бак...

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы абитуриентларның вузга укырга кергәндә балларын санауда кайбер үзгәрешләрне кертергә тәкъдим иткән.
Әлеге документта, беренче мәртәбә көндезге бүлеккә специалитет яки бакалавриатка укырга керүче, 23 яшьтән дә олы булмаган яшь аналарга БДИда (Бердәм дәүләт имтиханы) балларына кушып, тагын өч балл өстәргә тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә "Российская Газета" басмасы.
Әлегә бу документ буенча иҗтимагый сөйләшүләр алып барыла. Әгәр дә ул кабул ителсә, гамәлгә бер еллан соң гына керәчәк.
Хәзерге вакытта югары уку йортлары өстәмә балларны ГТО значогы ияләренә, Олимпиада уеннарында катнашучыларны, кызыл аттестат яки диплом ияләренә, волонтерлык эше белән шөгыльләнүче, зур фәнни олимпиадаларда җиңүче абитуриентларга бирә.
 

Комментарийлар