Логотип «Мәйдан» журналы

Ярмаларның яраклылык вакыты күпме?

Ашаган ризыкның һәркайсының үз яраклылык вакыты бар. Ярмаларның да ул төрлечә.Солы лачаулары («Геркулес») – 4-5 ай. Бу бигрәк тә төрле тәмләткечләр кушылган лачауларга карый.Тарының тәме 4 ай гына сак...


Ашаган ризыкның һәркайсының үз яраклылык вакыты бар. Ярмаларның да ул төрлечә.



28712bd59a0332e346bc2fc42b55cb3d
Солы лачаулары («Геркулес») – 4-5 ай. Бу бигрәк тә төрле тәмләткечләр кушылган лачауларга карый.
Тарының тәме 4 ай гына саклана.
Дөге – 1,5 ел. Аның склад һәм кибетләрдә күпме ятканлыгын истә тотканда, бу вакыт арасы тагын да кыскарак. Дөгегә төрле бөҗәкләр ияләшмәсен өчен, ул саклана торган савытка берничә металл бөке яки сарымсак салып калдыралар.
Карабодайны 20 айдан артык сакларга кирәкми.
Манный – 14 ай. Ботка пешерер алдыннан аны, карабодай кебек үк, табада кыздырып алырга кирәк. Алай тәмлерәк була.

 
 
http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар