Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллыда кышны озаттылар һәм язны каршы алдылар

Чаллыда Май чабу бәйрәме шәһәрнең берьюлы өч мәйданчыгында узды: Азатлык мәйданында, Җиңү паркында һәм ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында. Традицион ял итү, күңел ачу белән оештырылган бәйрәм про...

Чаллыда Май чабу бәйрәме шәһәрнең берьюлы өч мәйданчыгында узды: Азатлык мәйданында, Җиңү паркында һәм ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында. Традицион ял итү, күңел ачу белән оештырылган бәйрәм программасы Азатлык мәйданында үтте.

Бәйрәм кунаклары рус кышын озату йолалары белән генә танышып калмыйча, аларның турыдан-туры катнашучылары да була алдылар. Чаллылыларга әкият персонажлары катнашында театральләштерелгән тамаша, күңел ачу программалары, призлар уйнатып төрле конкурслар тәкъдим ителде. Бәйрәмдә катнашучылар һәм тамашачылар өчен «ЕвропаПлюс» радиостанциясе, «Шатлык» яшьләр үзәге, «Кызыл тау» мәдәният үзәге, балалар театр сәнгате мәктәбе, "Кречет" рус хәрби сәнгате мәктәбе коллективлары язгы кәеф тудырдылар.

Автозавод районының «Җиңү» мәдәният һәм ял паркында зурлап кышны озаттылар һәм язны каршыладылар. Бәйрәм кунакларын «КАМАЗ» мәдәният сарае һәм 17 нче балалар хореография сәнгать мәктәбе җырчылары һәм иҗат коллективлары сәхнәләштерелгән тамаша белән сәламләделәр.

Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова һәм шәһәр Советы депутаты Юрий Голубев барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады.
«Виктория» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Әлфәрит Нәбиев физик культура һәм спорт өлкәсендәге уңышлары өчен шәһәр мэрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук инвалидлар иҗтимагый оешмасы активистларына: Сергей КругловФәнис Нуретдинов һәм Илшат Мингалиевка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае, «Олимпия» спорт мәктәбе, «Тулпар» ат спорты мәктәбе һәм башкалар белән берлектә халык уеннары һәм күңелле ял оештырды. Бәйрәм кунакларын гадәттәгечә коймак белән сыйладылар.

Комсомол районында Май чабу бәйрәменә 5000нән артык кешене җыйды. ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында күп кенә уен мәйданчыклары, бөтен гаилә өчен күңелле конкурслар коймак һәм сәүдә рәтләре, һөнәрчеләр һәм халык осталары сәүдәсе оештырылган иде. Бәйрәмдә һәркем күңеленә хуш килгән күңел ачу чарасын таба алды: күңелле такмаклар, халык җырларын тыңлау, әйлән-бәйлән ясадылар.

Бәйрәм программасында "Энергетик" мәдәният йорты, "Огниво" балалар иҗат үзәге, 15нче балалар иҗат йорты, "Яшүсмер" яшүсмерләр клубы иҗат коллективлары катнашты.
http://nabchelny.ru/

Комментарийлар