Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда игезәкләр парады уза

Парад «Икеләтә бәхет» исеме астында 13 май көнне 13:00 сәгатьтә Җиңү паркында узачак. Бу хакта Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.Бәйрәм уңаеннан концерт программасы, исем кушу һәм Чаллы ЗАГС ид...

Парад «Икеләтә бәхет» исеме астында 13 май көнне 13:00 сәгатьтә Җиңү паркында узачак. Бу хакта Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм уңаеннан концерт программасы, исем кушу һәм Чаллы ЗАГС идарәсеннән яңа туган игезәкләргә туу турында таныклык тапшыру тантанасы, «Русское радио» дан Халыкара Гаилә көненә әзерләнгән программалар булачак.
Игезәкләр парадында катнашырга теләүчеләр http://pro7ya.ru/ порталында теркәлә ала.
Алдан теркәлгән барлык игезәкләр катнашучы сертификаты алачак.
Яшь категориясе буенча чикләүләр каралмаган.
dvojnyashki

Комментарийлар