Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветеранына 100 яшь тулды

Автокаланың Үзәк районында гомер итүче Шакир Шәрип улы Шәриповка 100 яшь тулды. Шакир Шәрип улы Ворошилов районының Иске Абдул авылында туа. Кечкенәдән колхозда тракторчы, трактор бригадасы бригадиры...

Автокаланың Үзәк районында гомер итүче Шакир Шәрип улы Шәриповка 100 яшь тулды. Шакир Шәрип улы Ворошилов районының Иске Абдул авылында туа. Кечкенәдән колхозда тракторчы, трактор бригадасы бригадиры булып эшли. 1943 елда аны Совет Армиясе сафларына алалар. Ул 2 нче Белоруссия фронтында, 30нчы гвардия укчылар полкында хезмәт итә.
1944 елда хәрби бәрелешләр барышында контузия ала, озак вакытлар хәрби госпитальдә дәвалана, соңрак кайтарып җибәрелә. 1953 елдан пенсиягә чыкканчы, Тукай районы Теләнче Тамак авылында май заводында суыткыч җайланмалары мастеры булып эшли. 2010 елда кызы Яр Чаллы шәһәренә килеп төпләнә. Шакир Шәрип улы дүрт бала тәрбияләп үстерә, 10 оныгы, алты оныкчыгы һәм ике оныгының оныгы бар.

Юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга шулай ук шәһәр Советы депутатлары Иван ШигинЭдуард Фәттахов, Үзәк районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Светлана Ивашкина, ТИҮ рәисе Елизавета Глухова, шулай ук "ТАЛАН" идарә компаниясе  ҖЧҖ хезмәткәрләре дә кушылды.

http://nabchelny.ru/

Комментарийлар