Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллыда Беренче Майны бәйрәм итәләр

Хөрмәтле чаллылылар,сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!1 Май – тирән мәгънәгә һәм иҗади көчкә ия булган дата. Бу көнне без хезмәт кешеләрен – яраткан Ватаныбызның чәчәк атуына тормышларын багыш...

Хөрмәтле чаллылылар,
сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
1 Май – тирән мәгънәгә һәм иҗади көчкә ия булган дата. Бу көнне без хезмәт кешеләрен – яраткан Ватаныбызның чәчәк атуына тормышларын багышлаган ветераннарны да, хезмәт биографиясен башлап кына җибәрүчеләрне дә данлыйбыз.
Яр Чаллы – хезмәт сөючән шәһәр, аның ярты гасырлык тарихы дөньядагы иң эре автомобиль заводы һәм заманча шәһәр төзелеше белән тыгыз бәйләнгән. КАМАЗ корпусларын, торак йортларны һәм социаль-мәдәни объектларны торгызучы беренче төзүчеләрнең хезмәт батырлыгы ил елъязмасында алтын хәрефләр белән уелып калган. Алар – безнең ярты миллионлы шәһәребезнең горурлыгы һәм яшьләребез өчен үрнәк.
Яр Чаллы шәһәрен үз казанышлары белән данлаган кешеләр аерым игътибарга лаек.
Без бюджет учреждениеләре һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә, кече һәм урта бизнес вәкилләренә хезмәтләре белән шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә һәм бай тарихи-мәдәни мирасны саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен олы хөрмәтебезне белдерәбез.
Ел әйләнәсе безне меңләгән тонна сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүче күршеләребезгә – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Хөрмәтле чаллылылар!
Бу бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим!
Өметләрегез аклансын һәм хыялларыгыз чынга ашсын!
Чаллылыларның максатчанлыгы, һәрвакыт актив булулары киләчәктә дә Яр Чаллы һәм Татарстанның чәчәк атуына хезмәт итәр дип ышанам!
Бәйрәм белән сезне! Беренче Май белән!
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар