Яр Чаллы РФ шәһәрләренең тотрыклы үсеше рейтингына керде
"Эс Джи Эм" агентлыгы Россия Федерациясе шәһәрләре тотрыклы үсеше рейтингының яңа нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Рейтинг Россиянең 100 меңнән артык халкы булган 185 шәһәрен үз эченә ала. Шәһәрнең позициясе...
"Эс Джи Эм" агентлыгы Россия Федерациясе шәһәрләре тотрыклы үсеше рейтингының яңа нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Рейтинг Россиянең 100 меңнән артык халкы булган 185 шәһәрен үз эченә ала. Шәһәрнең позициясе аның икътисадый үсешен, инфраструктурасын, демографик вәзгыятьне, социаль өлкәне һәм экологик хәлне бәяләүче 42 күрсәткеч нигезендә бәяләнгән.

Яр Чаллы Россия шәһәрләренең тотрыклы үсеше рейтингында 44 нче урынны һәм Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында җиденче урынны били. Шәһәр инфраструктурасы үсешен бәяләүче күрсәткечләр блогы буенча иң яхшы 50 шәһәр арасына керә.
2017 елгы рейтинг нәтиҗәләре буенча аның абсолют лидерлары бишлегенә Мәскәү, Төмән, Санкт-Петербург, Краснодар һәм Казан кергән иде.
Иң түбән позицияләрне Урал һәм Көнбатыш Себер моношәһәрләре, шулай ук моношәһәрнең рәсми статусы алмаган, ләкин социаль-икътисадый проблемалары булган иске сәнәгать үзәкләре һәм Кырым шәһәрләре били.

Комментарийлар