Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллы эшмәкәрләренә ярдәм чаралары турында сөйләделәр

Шәһәр мэриясендә хакимият һәм бизнес вәкилләре эшмәкәрлек үсеше буенча фикер алышырга җыелдылар. Чарада МСП Корпорациясе генераль директоры урынбасары Виктория Кузнецова, ТР Икътисад министрының берен...

Шәһәр мэриясендә хакимият һәм бизнес вәкилләре эшмәкәрлек үсеше буенча фикер алышырга җыелдылар. Чарада МСП Корпорациясе генераль директоры урынбасары Виктория Кузнецова, ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

«Безнең килүебезнең максаты – ул һәрвакыт эшмәкәрлек җәмәгатьчелегеннән кире элемтә алу. Шуңа күрә без кабат монда. Һәрвакыт, без килгәч, багаж белән китәбез һәм эшмәкәрләр өчен монда урын калдырабыз. Бүген бурычыбыз, ничек үсеш кичерәбез һәм нинди нәтиҗәләргә ирешәбез дигән темага гади чыгыш ясау түгел. Бер-беребезгә файдалы була алуыбызны аңласак, безнең өчен очрашу да нәтиҗәле булачак», – диде Виктория Кузнецова үзенең чыгышында.

2015 елда төзелгән МСП Корпорациясе кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү белән шөгыльләнә. Финанс ярдәме чаралары арасында: корпорацияләр төркеменә керә торган МСП-банк аша ташламалы кредит бирү мөмкинлеге; эшмәкәрләр өчен корпорациянең иң гарантияле ярдәме, гарантия бирү рәвешендә башка банкларда кредит алыш-бирешләрен тәэмин итү максатларында, ул банкларга гарантияле ярдәм күрсәтү; лизинг ярдәме һәм башкалар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, алардан инициативрак булуларын сорады: «Мин бу әйберләрне ишетергә һәм аңларга чакырам», – диде шәһәр башлыгы.
Очрашуның рәсми өлешеннән соң барлык теләүчеләр белгечләр белән әңгәмә корып, калган сорауларны бирә алдылар.
http://nabchelny.ru/

 

Комментарийлар