Логотип «Мәйдан» журналы

Япониядә аномаль эсселектән 77 кеше үлгән

Япониядә аномаль эсселектән үлүчеләр саны июль башыннан алып 77 кешегә җиткән. Бу хакта Kyodo агентлыгына сылтама ясап Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.Хастаханәләргә 30 меңнән артык кеше мөрәҗ...

Япониядә аномаль эсселектән үлүчеләр саны июль башыннан алып 77 кешегә җиткән. Бу хакта Kyodo агентлыгына сылтама ясап Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.
Хастаханәләргә 30 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Токионың төньягындагы Кугаяма шәһәрчегендә термометрның терекөмеш баганасы 41,1 градуска кадәр күтәрелгән. Бу – метеокүзәтүләр тарихындагы абсолют рекорд санала.
Япониядә ай башыннан алып су басулар нәтиҗәсендә 222 кешенең гомере өзелгән.
 
Фото: https://pixabay.com
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар