Логотип «Мәйдан» журналы

Япон журналистлары Алинә Заһитова өендә булган (Видео)

NHK япон телерадиокомпаниясе журналистлары фигуралы шуучы Алинә Заһитова өендә булган. Пхенчхандагы Олимпиада җиңүчесе турында репортаж төшергән, дип хәбәр итә “Спорт-Экспресс”.Корреспондентлар 15 яшь...

NHK япон телерадиокомпаниясе журналистлары фигуралы шуучы Алинә Заһитова өендә булган. Пхенчхандагы Олимпиада җиңүчесе турында репортаж төшергән, дип хәбәр итә “Спорт-Экспресс”.
alinazagitova
Корреспондентлар 15 яшьлек спортчының әбисе белән аралашкан, фигуралы шуучы белән төшке аш ашаган. Шулай ук төшерү төркеме Заһитованың тренеры Этери Тутберидзе төркеме шөгыльләнүче шугалакта булган.
Пхенчханда Олимпия уеннарында кыска программадагы шәхси ярышта Заһитова 82,92 балл җыеп, яңа дөнья рекорды куйды. Ирекле программада ул алтын медаль яулады.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=o6aa8O61mNc[/embed]
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар