Япон егете Лондонда татар теле дәресләре бирә
Бөекбритания башкаласында татар теле буенча курслар эшли башлый.Лондонда татар теле дәресләре оештырыла. Бу хакта Бөекбритания башкаласында яшәүче татарлар һәм башкортларның "Заман" оешмасы хәбәр итә...
Бөекбритания башкаласында татар теле буенча курслар эшли башлый.
Лондонда татар теле дәресләре оештырыла. Бу хакта Бөекбритания башкаласында яшәүче татарлар һәм башкортларның "Заман" оешмасы хәбәр итә.
Дәресләр 14 сентябрьдан башлана. Аларга теләгән һәр кеше йөри алачак.
Курсларны япон егете Чихиро Тагучи алып барачак. Аңа 21 яшь, Токио университетында белем ала. Татар телен моннан 3 ел элек өйрәнә башлаган. Сүз уңаеннан, Чихиро быел Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында да катнашкан иде. Олимпиадада аңа тиңнәр булмады.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
https://tatar-inform.tatar
Комментарийлар