Логотип «Мәйдан» журналы

Яндекс.Маркет Татарстанда логоүзәкнең урнашу вариантларын карый

«Яндекс.Маркет» компаниясе Татарстанда үзенең логистика үзәге урнаштыруның төрле вариантларын карый. Бу хакта журналистлар белән очрашуда компаниянең пиар-директоры Полина Упитис хәбәр итте.«Без Петер...

«Яндекс.Маркет» компаниясе Татарстанда үзенең логистика үзәге урнаштыруның төрле вариантларын карый. Бу хакта журналистлар белән очрашуда компаниянең пиар-директоры Полина Упитис хәбәр итте.
«Без Петербург икътисади форумында Татарстан Президенты белән килешү имзаладык. Чыннан да, республикада электрон коммерция үсеше, кече һәм урта бизнеска ярдәм турында фикер алышабыз. Хәзер без төрле опцияләрне карыйбыз, аренда, төзелеш опцияләре бар.  Сезнең берничә өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе барлыгын беләбез, алар безне кабул итәргә әзер», - дип сөйләде спикер.
Ул компаниянең төбәккә максатчан рәвештә килүен искәртте. Һәм хәзер компания җитәкчелеге уңайлы бәя һәм урын буенча вариантларны карый, диде Полина Упитис. Спикер сроклар буенча мәгълүматка ачыклык кертмәде.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/13/196882/

Комментарийлар