Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа уку елына Казанда берничә балалар бакчасы һәм мәктәп берләштерелә

Яңа 2018/2019 уку елында Казанның мәгариф учреждениеләре челтәре үзгәрешләр кичерә – кайбер мәктәпләрдә инклюзив белем бирү класслары, берничә балалар бакчасында махсус компенсация төркемнәре ачыла, ш...

Яңа 2018/2019 уку елында Казанның мәгариф учреждениеләре челтәре үзгәрешләр кичерә – кайбер мәктәпләрдә инклюзив белем бирү класслары, берничә балалар бакчасында махсус компенсация төркемнәре ачыла, шулай ук мәктәпләр һәм балалар бакчалары кушыла.
Әлеге үзгәрешләр Казан Башкарма комитетының 2018 елның 19 июнендә кабул ителгән 3560 номерлы карары нигезендә кертелә.
Мәгариф идарәсендә аңлатканча, мәгариф учреждениеләрен берләштерү беренче чиратта белем бирү сыйфатын арттыру өчен башкарыла. Яңа уку елында 73 нче мәктәп һәм 34 нче кичке мәктәп, шулай ук 139 нчы гимназия белән 14 нче балалар музыка мәктәбе берләштереләчәк, бу киләчәктә мәгариф үзәкләре булдырырга ярдәм итәчәк.
Моннан кала, музыка мәктәбе белән кушу мәгариф үзәге үсешенең бердәм программасын булдырырга ярдәм итәчәк. Бу ике учреждениенең педагогларының профессиональ үсеше һәм өстәмә белеме өчен мөмкинлекләр булдырачак һәм өстәмә белемнең яңа төрләрен бирергә ярдәм итәчәк. Ике кушылачак мәктәпнең администрацияләре тарафыннан мәгариф үзәгенең алга таба үсешенең “юл картасы” төзелә.
“Билгеләп үтәргә кирәк, укучыларның сменалы уку тәртибе үзгәрмәячәк, ә өстәмә белем бирү буенча күрсәтеләчәк хезмәтләр саны артачак”, - дип билгеләп үттеләр Мәгариф идарәсендә.
Берләштерү кайбер балалар бакчаларын да читләтеп калдырмый, сәбәбе – аларның күбесе аз комплектлы булып тора (3әр төркем). Балалар бакчаларын бер юридик затка берләштерү кадрлар составына логопед, педагог-психолог, өлкән тәрбияче кебек ставкалар кертергә ярдәм итәчәк.
Кечкенә казанлылар өчен бакчада булу шартлары үзгәрмәячәк. Төркемнәр тулыланышы да үзгәрешсез калачак. Шул ук вакытта, тәрбияләнүчеләр ике элеккеге балалар бакчасы хезмәтләреннән файдалана алачак.
Шулай итеп бер учреждениене икенчесенә кушу балаларга белем бирү сыйфатына һәм аларның куркынычсызлыгына йогынты ясамаячак, дип ышандырдылар Мәгариф идарәсендә.
Моннан кала, яңа уку елында кайбер Казан мәктәпләрендә аутистик үсеш бозылышы булган балалар өчен инклюзив белем бирү классларын ачу планлаштырыла.
Инклюзив белем бирү үзенчәлекле балаларның гомуми белем бирү мәктәпләрендә укуларын күзаллый. Инклюзив белем бирү нигезендә аерым таләпләр булган балаларга карата теләсә нинди дискриминацияне булдырмау һәм алар өчен махсус шартлар тудыру идеологиясе ята.
Кайбер мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә махсус компенсация төркемнәре ачылалачак. Мондый төркемнәргә йөри торган балаларда интеллектуаль яктан тоткарлыклар юк, ләкин төрле сәбәпләр аркасында белем бирү программаларын үзләштерүдә авырлыклар кичерәләр: сөйләмнәренең фонетик-фонематик яктан бозылуы булырга мөмкин, дәвалау-сәламәтләндерү чараларына мохтаҗ булырга мөмкин (аллергия, шикәр диабеты һ.б.). Алар балалар бакчаларында махсус компенсация төркемнәренә йөри, биредә уку процессы белән бер үк вакытта максатлы дәресләр дә үтә.
Шәһәрнең гомуми белем бирү челтәренә кагылачак үзгәрешләрнең тулы исемлеге белән Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында танышырга мөмкин.
 
https://www.kzn.ru/

Комментарийлар