Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа полилингваль комплекста “Бердәмлек фәлсәфәсе” дигән махсус курс кертеләчәк

Казанның 165 нче мәктәбе базасында төзеләчәк яңа полилингваль белем бирү комплексында 1нче сыйныфтан дәрестән тыш вакытта “Бердәмлек фәлсәфәсе” (“Философия согласия”) исемле махсус курс кертеләчәк. Бу...

Казанның 165 нче мәктәбе базасында төзеләчәк яңа полилингваль белем бирү комплексында 1нче сыйныфтан дәрестән тыш вакытта “Бердәмлек фәлсәфәсе” (“Философия согласия”) исемле махсус курс кертеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов сөйләде.
Яңа полилингваль комплекста “Бердәмлек фәлсәфәсе” дигән махсус курс кертеләчәк
“Аның концепциясен федераль университет белән бергә эшлибез. Минем өчен милләтара татулык бик мөһим, чөнки минем балаларым да шушында ук яшәячәк”, - диде ул. Моннан тыш, Айдар Шәмсетдинов Татарстан, татар халкының тарихын, мәдәният, сынлы сәнгать белемен өйрәтүгә басым ясалачагын әйтте.
“Кызганыч, хәзерге федераль стандартлар төбәк компоненты мөмкинлеген чикли, шуңа күрә без мәктәпне “тулы көн мәктәбе” итеп, класстан тыш чаралар үткәрергә уйлыйбыз. 1-11 сыйныф балаларына, русмы, ул татармы – Татарстан, татар халкының тарихын, мәдәният, сынлы сәнгать белемен өйрәтү кирәк”, - дип саный директор.
“Тарих дәресендә татар баласы бөтен Россия патшаларын өйрәнә, ләкин Татарстан тарихына бары тик ун сәгать кенә билгеләнгән, ун сәгатьтә Татарстан тарихын өйрәнеп булмый”, - ди ул.
“Бүген, федераль стандарт кысаларында, әйтик, күн мозаикасы, Фешин, Боратынский, Нәҗип Җиһанов иҗаты турында сөйләшергә вакыт юк. Татар зыялы баласын тәрбияләү максаты куябыз икән, без баланы үз мәдәниятеннән, музыка, декоратив сәнгатьтән мәхрүм бала итеп күз алдына китерә алмыйбыз. Бу эш җайга салынып төзелергә тиеш, бу курсны хәзер Фәннәр академиясе белән эшлибез”, - диде.
Директор фикеренчә, иртәнге беренче сәгатьне, бәлки, дәрестән тыш берәр тәрбия сәгате, укытучы белән класс сәгате, я ярты сәгать әдәби китап уку белән башларга кирәк. “Баш миенең активлыгы әле сәгать 9 га гына уянып җитә. Боларны уйлап бетерербез” - диде Айдар Шәмсетдинов.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184308/

Комментарийлар