Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа Мәгариф министры Ольга Васильева БДИны камилләштерергә вәгъдә итә

Россиянең яңа мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева бердәм дәүләт имтиханына әзерлек һәм аны тапшыру камилләштереләчәк, дип белдерде. Соңгы ике елда укучының уку программасына зыян китереп, БДИга г...

Россиянең яңа мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева бердәм дәүләт имтиханына әзерлек һәм аны тапшыру камилләштереләчәк, дип белдерде. Соңгы ике елда укучының уку программасына зыян китереп, БДИга гына әзерләнүе дөрес түгел, ди ул. 
olya
"Бу 11нче сыйныф укучылары өчен мөһим мөмкинлек, дистә еллар элек теләсә кайсы төбәктән теге яки бу вузга керү турында хыялланырга да авыр иде, менә БДИ шул мөмкинлекне бирә", - диде министр.
Элеккеге министр Дмитрий Ливановның эше БДИ җитешсезлекләре буенча тәнкыйтьләнде.
Бөтенроссия педагогика хезмәткәрләре киңәшмәсенең пленар утырышында премьер-министр Дмитрий Медведев яңа мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваны тәкъдим итте.
Ольга Васильева — галим, тарихчы, озак вакыт Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институты структурасында төрле вазифалар биләгән, соңгы вакытта президент администрациясендә эшләгән.
 
Бу хакта "РИА-Новости" яза.

Комментарийлар