Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа клибын күргәч, җырчы Гөлдания Хәйруллинаны кияүгә чыгуы белән котлый башлаганнар (ВИДЕО)

"Узган гомер жәл булмый" исемле яңа клибыннан соң, Гөлдания Хәйруллинаның иҗатын яратучылар арасында төрле хәбәрләр таралды, дип яза "Челнинские известия" газетасы сайты. Клип барышында Гөлдания...

"Узган гомер жәл булмый" исемле яңа клибыннан соң, Гөлдания Хәйруллинаның иҗатын яратучылар арасында төрле хәбәрләр таралды, дип яза "Челнинские известия" газетасы сайты.
584f8d9447cd11481608596452
 
Клип барышында Гөлдания белән янәшә чал чәчле ир кешене күргәч, артистка шалтыратулар башлана: "Син кияүгә чыгасыңмы? Котларга буламы?" дигән сораулар ява башлый. Ләкин җырчы шәхси тормышы турында сөйләшергә яратмый.
"Клипны Казанда төшердек, аны эшләгәндә 20 белгеч катнашты, - дип аңлата Гөлдания Хәйруллина. - Ә барысын да кызыксындырган ир кеше минем күптәнге танышым, үзе дә иҗат кешесе, баянчы. Исеме сер булып калсын".
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=Pw2o6ICeAYs[/embed]

Комментарийлар