Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа кагыйдәләр: табиб белешмәсе булмаса, бассейнга кертәләрме?

Роспотребнадзор бассейнга йөрүчеләр өчен яңа кагыйдәләр чыгарды. Хәзер 12 яшьтән олырак кешеләр бассейнга табиб белешмәсеннән башка йөри ала. Бу турыда «Вести. Медицина» хәбәр итте.Мәктәпкәчә яшьтәге...



Роспотребнадзор бассейнга йөрүчеләр өчен яңа кагыйдәләр чыгарды. Хәзер 12 яшьтән олырак кешеләр бассейнга табиб белешмәсеннән башка йөри ала. Бу турыда «Вести. Медицина» хәбәр итте.



bassejn


Мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече сыйныфта укучы балаларга бассейнга керү өчен табиб белешмәсе кирәк. Бу очракта паразитларга тикшеренү нәтиҗәсе дә белешмәдә язылган булырга тиеш. Мондый белешмәне өч айга бер тапкыр алырга кирәк.

 Әгәр бассейн урнашкан торак пунктта санитария-эпидемиология вәзгыяте начар булса, өлкәннәрдән дә белешмә таләп итәргә мөмкиннәр.




Башка очракларда бассейнга керү өчен табиб белешмәсе таләп иткәндә кулланучы хокуклары бозыла. Чөнки бу очракта «бассейнга килүчеләргә өстәмә эшләр йөкләнә һәм «закон буенча кертелгән кагыйдәләр белән чагыштырганда хокукларны кысу» була.




Фитнес-клуб хуҗаларының кайберләре әлеге кагыйдәләрне кертү белән бәхәсләшеп карады, ләкин алар җиңә алмады. Аларга үз оешмаларында дезинфекция нормаларын үтәүне контрольдә тотарга киңәш иттеләр, диелә бу хәбәрдә.


 
Фото: Рамил Гали

«Интертат»

Комментарийлар