Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа гына әти булган Базарбай Бикчәнтәев: "Нәселебезнең алтынчы буыны кабат туган туфрагыбызда яралды"

"Мин бабамнарның кендек каны тамган туфракка барыбер кире кайтачакмын", - дип кечкенәдән Кытайдан Татарстанга килергә ашкынып яшәгән Базарбайның иң олы хыялы тормышка ашты.  Беренчедән, ул хәзер...

"Мин бабамнарның кендек каны тамган туфракка барыбер кире кайтачакмын", - дип кечкенәдән Кытайдан Татарстанга килергә ашкынып яшәгән Базарбайның иң олы хыялы тормышка ашты.
 
olabj8jhquy
Беренчедән, ул хәзер Казанда яши, икенчедән аның баласы Татарстанда дөньяга аваз салды...
- Аллага шөкер, кызыбыз исән-сау булып, татар илендә дөньяга килде. Бу минем өчен икеләтә бәхет. Нәселебезнең алтынчы буыны кабат туган туфрагыбызда яралды. Шатлыгымны аңлатырлык сүзләр дә табалмыйм.
- Сезнең бабаларыгыз Кытайга кайчан күченеп киткән булганнар соң?
- 1831 елда алар Татарстаннан Кытайга китеп урнашалар. 5 буын Кытай җирендә туып тәрбияләнсә дә, без телебезне, динебезне, татар халкының гореф-гадәтләрен, токмачлы ашларына кадәр югалтмый сакладык. Үзебезнең татар булуыбыз белән горурланып, Татарстанга ашкынып яшәдек.
- Ничәнче елны Казанга килдең?
- 2011 елның 13 ноябрендә килдем. Килдем дә Татарстанга баш-аягым белән гашыйк булдым. Монда гына үземне чын мәгънәсендә туган илемдә кебек хис итәм. Шушыннан беркая да китәсем килми. Нәселемнең татар җирендә дәвам ителүен телим.
- Тормыш иптәшең кем синең?
- Хатыным Балгынай исемле, Кытай татары. Кытайда табиблыкка укыды. Казанга килгәч, һөнәре буенча түләүле клиникада эшли башлады. Татар балаларына кытай теле дә өйрәтә әле.
- Кызыгызга исем сайладыгызмы инде?
- Әйе, сабыебызга Хәзинә дип исем бирәчәкбез, Аллаһ кушса!
 
http://intertat.tatar/

Комментарийлар